ТКХ бурычы күп җыелган кешеләр кызыл квитанция алачак

2014 елның 12 декабре, җомга
Декабрь аенда торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары 10 мең сумнан артып киткән кешеләр кызыл төстәге счет-квитанцияләр алачак. Бу хакта 9 декабрьдә үткән брифингта Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты җитәкчесе Дамир Аскиев хәбәр итте.

2014 елның 1 декабренә торак-коммуналь хезмәтләре өчен җыелган бурычлар 315 000 000 сумга җыелган. Бурычларны киметү өчен вакытында түләү кирәклеге турында аңлату эшләре алып барыла, бурычлы кешеләрне йөреп чыгып, аларга кисәтү ясала, ТКХ бурычларын түләтү, шулай ук бурычлары күп җыелган кешеләрне квартирларыннан чыгарып, бер кешегә 6 кв.метр туры килә торган башка бинага күчерү хакында судта эш кузгатыла. Суд приставлары белән бергәләп коммуналь ресурсларны чикләү (өзү) эше алып барыла. Бүгенгә АПТС тарафыннан 132 торак бинадан кайнар су өзелде, 57 торак бинага су торбасыннан аерылды.

Беркемнең дә утсыз, сусыз, канализациясез һ.б. торасы килми, ә менә хезмәт күрсәткән өчен түләмәүчеләр дә бик күп.

Дамир Аскиев ОДН мәсьәләсенә дә тукталды. Нәрсә ул ОДН? Ул каян килә? – бүгенге көндә бик күпләрне борчый торган мәсьәлә.

Анализлардан күренгәнчә, ОДН (гомумйорт хаҗәтләре) беренче чиратта квартир хуҗалары үз акчаларын законсыз юллар белән “экономияләргә” тырышучы йортларда барлыкка килә. Намуссыз кешеләр, үзләре уйлаганча, дәүләтнекен түгел, күршеләренекен урлыйлар.

Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты, АЗЖИ, “Әлмәт җылылык челтәрләре”, “Әлмәт-Водоканал” ААҖ , идарә итүче һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар вәкилләреннән торган комиссия суга ОДНнары күп булган йортларны тикшереп йөри. Ноябрь аенда гына 124 торак йортта салкын һәм кайнар су счетчикларының күрсәтүләре, приборларның төзеклеге тикшерелде, 4841 квартир йөреп чыгылды. Нәтиҗәдә 18 квартирда пломба өзелгән булу, 3 квартирда магнит куелу, 15 квартирда счетчикның корпусы тишелү, 210 квартирда расход күрсәтелмәве, 76 квартирда счетчикларның срогы чыккан булу, 5 квартирда приборлардагы саннан кимрәк күрсәтү ачыкланды. Исәпләү приборлары куелмаган 3 квартирда пропискада торган һәм фактта яшәүче кешеләр саны туры килми, бер кеше дә пропискада тормаган һәм исәпләү приборлары булмаган 2 квартирда чынлыкта кешеләр яши.

Индивидуаль исәпләү приборларын эксплуатацияләү тәртибе бозылган квартирларның хуҗалары, РФ хөкүмәтенең №354 от 06.05.2011 карары нигезендә, үткән 6 ай өчен артыгын түләргә тиеш!

Түләргә теләмәүчеләрне күршеләре дә белеп торсын өчен аларга ТКХ хезмәтләренә түләү өчен кызыл төстәге квитанцияләр бирергә карар чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International