Әлмәт боксерлары Россия командасы белән бергә җыен үткәрәчәк

2014 елның 12 декабре, җомга
Анапа шәһәрендә 30 ноябрь-6 декабрь көннәрендә 14-15 яшьлекләр арасында бөтенроссия бокс ярышлары булды. Анда Россиянең 54 төбәгеннән 197 спортчы катнашты. Әлмәттә профсоюзларның үзәк советы беренчелегендә җиңеп, “Россия спорт мастерлыгына кандидат” исеме алган Виталий Петряков, Марифат Касыймов, Фирдәвес Эсоев (СК «Виталий», «Нефтьче» МС), шулай ук призер Ширхан Гусейнов (СК «Алга») өйрәнү-тренировка җыенына чакырылып, аннары бокс буенча Россия беренчелегендә катнаштылар.

Фирдәвес Эсоев, өч очрашу үткәреп, бронза призер булды. Ул бокс буенча Россия җыелма командасына кертелде һәм Адлер шәһәрендә үтәчәк өйрәнү-тренировка җыенына чакыру алды.

Физкультура спорт җәмгыятьләре һәм ведомстволарның 8 командасы арасында ТР бокс федерациясе президенты Сергей Игнатьев җитәкчелегендәге команда почетлы өченче урын алуга иреште. Сергей Михайлович бу уңышның серен район, “Татнефть” ААҖ җитәкчелеге, нефть компаниясенең структур предприятиеләре тарафыннан булышлык булуда, озак еллар буена нәтиҗәле хезмәттәшлек итүдә күрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International