Әлмәттә Яшьләр хоккей лигасы вәкилләре катнашында киңәшмә булды

2014 елның 12 декабре, җомга
11 декабрьдә Әлмәткә Яшьләр хоккей лигасының үсеш буенча директоры Сергей Яковлев һәм маркетинг буенча директоры Оксана Марченко килде. Килүнең максаты Буын кубогына матчны әзерләү һәм үткәрү иде.

Шул уңайдан башкарма комитетта район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов белән һәм “Нефтяник” хоккей клубында киңәшмәләр булды.

Исегезгә төшерәбез: Буын кубогына матч Әлмәттә 17 гыйнварда була. Анда Яшьләр хоккей лигасы беренчелегенең Көнбатыш һәм Көнчыгыш конференцияләрендәге иң оста хоккейчылар катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International