Татарстан яшьләр сәясәтенә - 20 ел!

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе
Әлмәт делегациясе ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллегиясенең республикада дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру тәҗрибәсе һәм перспективаларына багышланган утырышында катнашты. Ул Татарстанда дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашуруның 20 еллыгына багышланды. Чарада ТР президенты Рөстәм Миннеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һ.б. катнашты.

Перспективалар турында яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов доклад ясады.

Өстәмә докладлар белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, Казан башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты җитәкчесе Сергей Миронов һәм РФ Яшьләр эшләре федераль агентлыгы башлыгының беренче урынбасары Сергей Чуев чыкты.

ТР президенты “ТР яшьләр сәясәтенең атказанган хезмәткәре” исемен булдыру, тармак хезмәткәрләренең эш хакы мәсьәләсен карау, “Татарстан балалары” программасын кабул итү турындагы тәкъдимнәрне яклады.

Коллегия ахырында ул дәүләт яшьләр сәясәте хезмәткәрләрен тармакның 20 еллыгы белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International