Татарстан озак сроклы стратегик планлаштыруга күчә

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе
Татарстан социаль-экономик үсешне озак сроклы стратегик планлаштыруга күчәргә мөмкин. Шул хакта “ТРда стратегик планлаштыруга күчү турында” закон проектын Дәүләт Советына депутатлар Рафис Борһанов һәм Марат Галиев кертте.

Кабул ителгән хәлдә бу закон республиканың, муниципаль төзелмәләрнең, экономика тармакларының, шулай ук дәүләти һәм муниципаль өлкәләрнең социаль-экономик үсешендә максатлар кую, прогнозлаштыру, планлаштыру һәм программалаштыру өлкәсендә, шулай ук стратегик планлаштыру документларын мониторлау һәм гамәлгә ашыруны контрольдә тоту процессында барлыкка килә торган мөнәсәбәтләрне җайга салачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International