Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга медальләр тапшыру тантанасы

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе
Ватан геройлары көнендә “Ветераннарның “Сугышчан туганлык” бөтенроссия җәмәгать оешмасы”ның район бүлегендә “Беренче Чечен кампаниясенең 20 еллыгы”, “Кавказдагы сугыш хәрәкәтләре ветераны”, “Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре туктатылуның 25 еллыгы истәлегенә” юбилей медальләрен тапшыру булды. Бу почетлы миссияне район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Равил Хәйруллин башкарды. Ул район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән чын батырларга сугышчан рухлары, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә катнашулары өчен рәхмәт сүзләре әйтте.

Әлмәт хәрби комиссары Ришат Сабиров исеменнән аның урынбасары Рәис Исламов сөйләде. “”Яшьләрне тәрбияләү бурычы сезнең җилкәгә төшә, - диде ул. – Алар сезгә ышаналар, сезнең сүз алар өчен приказ кебек”.

“Сугышчан туганлык” оешмасы нәтиҗәле көндәлек эштә һәр яклап булышулары, юбилей чаралары үткәрүләре өчен барлык рәсми затларга һәм ведомстволарга рәхмәтле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International