2014 елда Татарстанда юлларда һәлак булучы балалар саны кимегән

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе
2014 елның 10 аенда Татарстан юлларында 512 кеше һәлак булган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 75 кешегә кимрәк. Аварияләрдә гомере өзелгән балалар саны 1/3 өлештән күбрәккә кимегән.

ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин юлларда аварияләрнең кимүе автомәктәпләрдә укыту таләпләренең катырак куелуына бәйле дип саный. Ул быел мәктәп автобуслары белән җитди аварияләр булмавын да әйтте.

Министр монда мәктәп автобуслары йөри торган юлларны норматив хәлгә китерүнең роле зур булуын әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International