Татарстан Россиядә офшор амнистиясе лидерына әйләнә

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның РФ Федераль Җыенына юлламасы положениеләренең берсе булган офшор амнистиясен үтәүне гарантияләү турында тәкъдим-инициатива белән чыкты. Чынлыкта, ил Президенты инде 3 нче тапкыр бу мәсьәләне шундый югары даирәдә күтәрә, Татарстан исә бу юлы РФ Хөкүмәтеннән дә алда булып чыкты... Шул рәвешле, Татарстан Россиядә офшор амнистиясе лидерына әйләнә. Бу бик вакытлы, акыллы һәм кискен адым.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашкан “Россия сегодня” халыкара мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Дмитрий Киселев “Татар-информ“ мәгълүмат агентлыгында вакытта биргән интервьюсында шулай дип белдерде, республика лидеры белән сөйләшүнең сенсациясе шул, ә Татарстан Президентының мондый тәкъдиме Наполеон, Кутузовча, дип атады.

Президент Путин чыгышыннан соң тренд аңлашылса да, капиталын чит илләрдә урнаштырганнарның илгә акчаларын кайтаруда кая, кемгә шалтыратырга, ягъни ничек элемтәгә керергә икәне билгеле түгел, мисалга, салым, федераль куркынычсызлык, чик сакчылыгы, таможня хезмәтләренәме, - билгесез, дип Д.Киселев аның гамәлгә ашыру механизмнары булмавын, ә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең шәхсән очрашуга, һәр шалтыратуны кабул итәргә һәм ул акчаларны республикада инвестицион проектларга кертеп җибәрүдә булышырга әзер булуын белдерде, шундый тәкъдим белән чыкты. Хәзер аңлашыла: чит илләрдән капиталыңны илгә кайтару өчен Татарстан Президентына шалтыратырга кирәк. Чыннан да, Татарстанның тәкъдим итәрлек мөмкинлекләре бар, аннан соң, бөтен дөнья киңлегендә офшорларга ау бара, Евроберлек (ЕС) банк системасы ышанычны югалтты һәм бу әлеге берлекнең юридик карамагындагыларда теләсә нәрсә килеп чыгарга мөмкин дигән сүз, ә чит илләрдә андый капиталы булган россиялеләр өчен үз илендә - Россиядә иң ышанычлысы, диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International