“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Без Тихоновка авылының Речная урамында яшибез. Сезгә урамны яктырту уңаеннан мөрәҗәгать итәбез. Караңгы төшкәннән соң урамыбыз йөрерлек булмый. Аннары безнең 9,11,13,15,17,17а,19 йортларда көчәнешнең нормага туры килмәвен дә әйтергә кирәк. Бездә 220 урынына 190 вольт кына. Чара күрсәгез иде.

Җавап: Хәзер Речная урамында ЖилЭнергоСервис-Альметьевск” ҖЧҖ көче белән утлар яндырылды. Челтәрдә көчәнеш җитмәү уңаеннан 10 декабрьдә белгечләрнең урынга барып тикшерүе планлаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International