Әлмәттә Геройлар көне билгеләп үтелде

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе
Бүген шәһәр паркында Ватан геройлары көненә багышланган тантаналы чара булды. Башта хөрмәтле кунаклар геройлар аллеясына чәчәкләр салдылар.

Социалистик Хезмәт Геройлары, Хезмәт даны орденының тулы кавалерлары, Социалистик Хезмәт Геройларының тол хатыннары һәм шәһәр-район, “Татнефть” компаниясе җитәкчеләренең очрашуы “Ассоль” кафесында дәвам итте. Анда бәйрәм табыны оештырылган иде. Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән кунакларны район башлыгының урынбасары Наҗия Хәйдәрова сәламләде, бәйрәм белән котлады. Нефтьчеләр исеменнән “Татнефть” җәмгыятенең профком рәисе Гомәр Яруллин котлау сүзе белән чыкты.

Әлмәт хәрби комиссары урынбасары Нәфис Гыйззәтуллин Социалистик Хезмәт геройларына ТР хәрби комиссары Сергей Погодин исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм чарасы күңелле концерт белән барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International