“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Исәнмесез, хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович! Без, Энергетиклар урамында яшәүчеләр, шул мәсьәләне хәл кылуыгызны үтенәбез. “Водоканал” ААҖ иске линиябезне өзеп яңасын ялгый. Коеларын казыдылар, ә өйгә кертүне үзебезгә калдыралар. Срогын 29 декабрьгә кадәр куйдылар. Ул арада кешеләр документларны да җыеп бетерә алмыйлар, салкында траншея казып та булмый. Срокны июньгә кадәр озайтсыннар иде.

Җавап: «Альметьевск-Водоканал» ААҖ, Энегетиклар урамында яшәүчеләрнең соравын искә алып, торак йортларны су линиясенә ялгау срогын 2015 елның 1 июненә кадәр озайта.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International