Әлмәттә Халык уен кораллары концерты була

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе
Быел Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятенә 50 яшь тулды. Мәдәният елын тәмамлау алдыннан көллиятнең халык уен кораллары оркестры – күп тапкырлар халыкара, Бөтенроссия һәм республика конкурслары лауреаты – “Нефтьче” мәдәният сараенда концерт куя. Дирижер Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Виктор Цветков. СОЛИСТлар: халыкара, бөтенроссия конкурслары лауреатлары Рәисә Кашапова (вокал), Наил Сәгдиев (баян), Әлфия Нургалиева (вокал), Римма Хәбибуллина (вокал), Артем Ивов (балалайка), Алина Карипова (балалайка), Людмила Шатунова (вокал), Ксения Цветкова (фортепиано), Олеся Елистратова (вокал), Гөлназ Каримова (вокал), Станислав Шаронов (бәрмә кораллар), Алексей Брагин (бәрмә кораллар), Ильнур Булатов (баян). Концертны ТАТЬЯНА СӘХИБУЛЛИНА алып бара.

Халык уен кораллары оркестры концерты 18 декабрьдә 19.00 сәгатьтә башлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International