ВИЧны белү яшәү өчен кирәк!

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе
Әлмәт медицина көллиятендә ел саен ВИЧ-СПИД профилактикасы буенча кызыклы чаралар үткәрелә.

9 декабрьдә ЛД11А төркеме студентлары инфекцион авырулар дисциплинасын укытучы В.А.Захаров җитәчелегендә “ВИЧ! Аны белү яшәү өчен кирәк!” дигән дәрестән тыш чара әзерләделәр. Чарада “СПИД тарихыннан” дигән мәгълүмати видеролик, шулай ук студентлар үзләре төшергән “Без СПИД турында нәрсә беләбез?” дигән видеоролик (төрле курс студентлары белән интервьюлар) күрсәтелде.

Чараны оештыручылар иҗат мөмкинлекләрен генә түгел, тирән белемле, киң эрудицияле булуларын да күрсәттеләр. Тамашачылар – 1нче курс студентлары һәм укытучылар кызыклы викторинада актив катнаштылар.

 Ахырдан студентлар алдында Әлмәт СПИД-үзәгенең врач-эпидемиологы Л.М.Шәймәрдәнова чыгыш ясады. Ул студентларга кызыклы һәм эчтәлекле программа төзегәннәре өчен рәхмәт әйтте, шәһәрдә һәм районда эпидемиология торышы белән таныштырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International