Әлмәт көрәшчесе Олимпия чемпионы призларына ярышта җиңүче булды

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе
Тула шәһәрендә 5-7 декабрьдә Олимпия чемпионы Шамил Хисаметдинов призларына 1998-1999 һәм 2002-2003 елларда туган малайлар арасында грек-рим көрәше буенча турнир булды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 26 команда – барысы 175 спортчы катнашты.

Татарстан командасында Әлмәттән Олимпия резервы махсус балалар-яшьләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче дүрт яшүсмер бар иде.

Тренерлар Эдуард Гаджиев һәм Данил Корнилов шәкерте Хәкимҗан Давронов (16нчы мәктәп) 32 килограммлы авырлык категориясеендә җиңүче булды.

Шул ук мәктәп укучылары Илдан Төхфәтуллин 35 кг.лы категориядә икенче, Роман Кораблев 38 кг.лы категориядә өченче урынга чыктылар. Аларны да ярышка Эдуард Гаджиев һәм Данил Корнилов әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International