Татарстанда “Кыш бабайга открытка” республика конкурсы дәвам итә

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе
Татарстанда “Кыш бабайга открытка” республика конкурсы дәвам итә. 21 декабрьгә кадәр Яңа ел бүләкләре белән Кыш бабайдан котлау открыткасына заказ бирү белән бергә республика конкурсында катнашырга да мөмкин, дип хәбәр итә “Татарстан почтасы”. “Кыш бабай котлавы” хезмәтенең срогы озынайтылу уңаеннан “Кыш бабайга открытка” конкурсының да көннәре арта. Конкурста җиңүчеләр бушлай Кыш бабай открыткасы һәм Яңа ел бүләге алачак.

Моның өчен теләсә кайсы почта бүлекчәсендә “Кыш бабай котлавы”на заказ бирергә, Кыш бабайны туган көне белән котлап бизәкле открытка ясарга кирәк.

Аннары открытканы 13 урынлы заказ номеры язылган квитанция күчермәсе белән бергә, телефон номерыгызны да күрсәтеп, конверт эчендә түбәндәге адреска җибәрергә: 420111, Казань, Рәхмәтуллин урамы, д.3, кабинет №210. Конверт тышында җибәргән кеше турында тулы мәгълүматлар булырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International