Бүген Халыкара җан ияләрен саклау көне билгеләп үтелә

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе
10 декабрьдә дөньяның күп илләрендә Халыкара җан ияләрен саклау көне билгеләп үтелә. Ул 1998 елда, Кеше хокуклары декларациясе имзалануның 50 еллыгы тулганда кертелде.

Җан ияләре хокукларының гомуми декларациясе Халыкара җан ияләренең хокуклары лигасы тарафыннан 1977 елның сентябрендә Лондонда язылып, 1978 елның 15 октябрендә Парижда ЮНЕСКО бинасында тантаналы шартларда игълан ителгән иде.

Декларация 10 маддәдән тора. Анда җан ияләренең интектерүсез, җәфасыз яшәү хокукы булу, алар белән рәхимсез каты мөгамәлә булмаска тиешлеге турында гына түгел, җирдә төрле җан ияләренең популяциясен торгызу өчен кайгыртырга тиешлек турында да сүз бара.

Декларация һәм җан ияләренең хокукларын яклау турында законнар Англия, Германия, Дания кебек илләрдә аеруча нәтиҗәле эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International