Спорт акробатикасы буенча “Татарстан өметләре” республика чемпионаты 4-7 декабрьдә Чаллыда үтте. Анда бөтен республикадан 312 спортчы катнашты.
Әлмәт командасында олимпия резервы махсус балалар-яшьләр спорт мәктәбеннән 17 бала бар иде. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә алар берничә төр буенча лаеклы урыннар алды.
Тренерлар Екатерина Абдуллина һәм Инна Корнилова шәкертләре Мария Смолькина һәм Константин Асмандияров AGE-GROUP (11-16) катнаш парлы күнегүләрендә җиңеп чыктылар. Бу аларга 2015 елның маенда Идел буе федераль округы беренчелегендә Татарстан данын якларга мөмкинлек бирә.