Оксана Боброва “Россия хатын-кызы” конкурсында Татарстан данын яклаячак

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе
“Россия хатын-кызы-2014” Бөтенроссия милли конкурсының финалы Мәскәүдә 22 декабрьдә үтәчәк. Конкурста гаиләле һәм балалы хатын-кызлар гына катнаша ала.

“Россия хатын-кызы-2014” конкурсының төп бүләге – саф көмештән коелып, 24 каратлы алтын йөгертелгән өч баласы белән ана статуэткасы. 1 миллион сум акчалата приз беренче өч призлы урын алучылар арасында бүленәчәк.

Татарстаннан конкурс финалында күп балалы ана, өстәмә белем бирү педагогы Оксана Боброва катнаша. Биш бала тәрбияләүдән тыш, якташыбыз төрле җәмәгать эшләре башкарырга да вакыт таба. Ул Әлмәт хатын-кызлар берлеге әгъзасы, күп балалы гаиләләр ассоциациясе җитәкчесе. Былтыр республика “Ел хатын-кызы” конкурсында җиңүче булды, “Ана даны” медале белән дә бүләкләнде.

Якташыбызга уңышлы чыгыш ясавын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International