Бүген Кеше хокуклары көне

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе
1950 елның 4 декабрендә БМО Генераль ассамблеясе Кеше хокуклары көнен 10 декабрьдә үткәрергә карар чыгара. Барлык дәүләтләргә һәм кызыксынган оешмаларга шушы көндә тиешле чаралар үткәрергә тәкъдим ителә.

10 декабрь көнен сайлау 1948 елда шушы көнне БМО Генераль ассамблеясе тарафыннан Кеше хокукларының гомуми декларациясе кабул ителүгә бәйле.

Россиядә бу көнне төрле җәмәгать, хокук саклау һәм мәгариф оешмалары тарафыннан халыкка кеше хокукларына һәм аларны саклауга бәйле мәсьәләләрне аңлатуга, хокукның асылын һәм хокукый институтларны төшендерүгә һ.б. бәйле төрле чаралар үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International