Татарстан синоптиклары юлларда бозлавык булу ихтималы турында кисәтә

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе
Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә төнлә явым-төшемсез, көндез республика буенча урыны белән бераз кар көтелә. Аязучан болытлы һава. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Алдагы төндә һава - 10-15, аязган вакытта 20 градуска кадәр салкынайтачак. Көндез термометр баганалары 6-11 градус салкынлык күрсәтәчәк. Татарстанның көньяк-көнбатыш районнарында - иң җылысы, көнчыгышта иң салкыны булачак.

Казанда 9 декабрьдә төнге сәгатьләрдә һава температурасы - 14, аязган вакытта 16 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 7-9 градус салкын көтелә. Аязучан болытлы һава, бераз кар.

10 декабрьгә каршы төндә аязучан болытлы һава, вакыты белән кар явачак. Һава - 6-11, аязган вакытта 15 градуска кадәр салкынаячак. Моннан тыш, ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы үзәге юлларда бозлавык булу ихтималы турында кисәтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International