Әлмәттә коррупциягә каршы тору мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл
2014 елның 9 декабре, сишәмбе
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Әлмәттә район башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендә түгәрәк өстәл булды. Анда хокук саклау һәм башка хезмәтләр, матбугат вәкилләре катнашты.
Мәҗит Салихов коррупцион хокук бозуларга каршы көрәштә матбугатның нәтиҗәле чара булуын ассызыклады. Матбугат органнарының антикоррупцион пропаганда буенча эш планы квартал саен төзелә, анда җирле һәм республика хакимияте органнары вәкилләре белән интервьюлар кертелә. Алар чыгышларында үз тармакларында коррупция белән көрәшү мәсьәләләрен яктырталар.
Әлмәт районының рәсми порталында антикоррупцион пропаганда киң колач белән алып барыла. “Коррупциягә каршы тору” дигән махсус бүлектә тиешле барлык документлар тупланган. Порталда “Район башлыгына сорау бир” дигән махсус бүлек тә бар. Районның һәрбер кешесе үзен кызыксындырган сораулар яки тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать итә ала.