Бүген Россиядә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә
2014 елның 9 декабре, сишәмбе
Истәлекле дата 1769 елда императрица Екатерина II Изге Георгий ордены булдырган көнгә туры китерелгән. Ул заманда әлеге орден белән сугышта батырлык, каһарманлык күрсәткән хәрбиләр бүләкләнгән. Изге Георгий орденының дүрт дәрәҗәсе булып, иң югарысы 1нче дәрәҗәлесе саналган. Орденның дүрт дәрәҗәсенә дә дүрт кенә кеше, шул исәптән М.И.Кутузов лаек булган.
Революциядән соң бу орден да, Георгий кавалерлары бәйрәме дә бетерелә. Орденга иң югары хәрби бүләк статусы РФ президенты указы белән 2000 елның августында гына кайтарыла.
2007 елда Россия парламентарийлары әлеге бәйрәмне яңарту идеясен күтәрәләр. Һәм бүген Геройлар көнендә Россиядә Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнарының тулы кавалерларын хөрмәтлиләр.