Ә менә 75 килолылар арасында көтелмәгән хәл була. Татарстан спортчысы Руслан Нургалиев Игорь Волобуевка оттыра. Күпләр бу авырлыкта финалда Руслан белән Башкортстан көрәшчесе Альберт Рәхмәтуллин очрашыр дип фаразлый. Асылда, алай килеп чыкмаган. Альберт икенче әйләнештә җәрәхәт ала һәм хастаханәгә озатыла. Финалда исә Чиләбе көрәшчесе Дим Хәйруллин (әлеге көрәшченең Татарстандагы аерым ярышларга үз хисабына килгәләүче Башкортстан егетен күпләр хәтерлидер дә) шул ук Волобуевны бирелдерә. Шул рәвешле, әле күптән түгел генә бер ел дәвамында көрәшмәгән, берничә операция кичергән Р.Нургалиевка тугызынчы тапкыр Россия чемпионы булып танылырга насыйп булмады.
80 килолылар арасында “Ак Барс” Көрәш Сарае вәкиле Илмир Төхвәтуллин җиңү яулады. Узган ел Илмир өченче урында гына калган иде. Хәзер инде осталык та арткан, тәҗрибәсе дә арта. Ярымфиналда ул былтыр 85ләр арасында чемпион калган Илдар Муратовны бирелдерә. Афәрин!
Ә 85 кг.га кадәр үлчәүдә исә быел Марсель Гозәеровка бәхет елмая. Финалда аңа моңарчы Татарстан көрәшчеләрен шактый җиңүгә ирешкән, узган ел Казанда чемпион калган Наил Мөхәмәтҗановның үзен 3:1 исәбе белән җиңә. Шул рәвешле, Нурлатта туып-үскән Әлмәт командасы вәкиле Марсель быел барлык титуллы ярышларда да (Муса Җәлил истәлегенә узучы турнир, Татарстан чемпионаты, Россия чемпионаты) җиңүгә ирешә.
Авырлар
Алдагы өч авырлыкта чыгыш ясаган һәм җиңү яулаган Татарстан көрәшчеләре турында Равил Гарифулла улы бер генә сүз – “Молодецлар!” дигән бәя бирде. 90 килолылар арасында Түбән Камадан Радик Сәләхов алтын медаль ала (финалда Башкортстаннан Айгиз Зәйнетдиновны 4:1 исәбе белән ота). 100ләр арасында Айвар Билаловның җиңүен белгечләр алдан ук фаразлап куйган була: финалда ул тагын бер татарстанлы, биредә шулай ук туган төбәге – Мари Иле өчен көрәшкән Муса Галләмовны бирелдерә.
Ә менә “дәүләр” арасында Ильяс Галимов бары финалда гына чиста җиңү яуламый. Моңарчы барлык көндәшләрен чистага салган Әлмәт вәкиле (Татарстан командасының капитаны) соңгы алышта Сергей Павликны 4:1 исәбе белән җиңә. Һәм бөтен тамашачылар, аягына басып, аңа кул чаба. Хәтерләсәгез, 2013 елда Казанда узган финалда да Ильяс Ульян көрәшчесен җиңеп, ул чакта Казан тамашачылары алкышларына лаек булган иде. Афәрин!
...Равил Хәйруллин көрәшчеләргә дә, Татарстан командасының тренерлары Ильяс Билалов белән Булат Хәбибрахмановка да, хөкемдарлар Әүхәт Мөхәммәдиев белән Ленар Биктимеровка да рәхмәтләрен җиткерде. Шунысы да бар, Россия чемпионатына алты көрәшче белән барган Әлмәт командасы өчен җан атарга район башлыгы Мәҗит Салихов та килгән. Intertat.ru да Россия чемпионатына ышанычлы җиңү яулаган Татарстан командасын тәбрик итә.