Медицинага яшь кадрлар килә

2014 елның 9 декабре, сишәмбе
“Иске Әлмәт” мәдәният йортында күңелле чара – югары һәм махсус урта уку йортларын быел тәмамлап Әлмәт медиклары сафына кушылучыларны медицина хезмәткәрлегенә багышлау кичәсе булды.

Район сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин исеменнән аның урынбасары Вера Головина яңа белгечләргә җылы теләкләр әйтте.

Әлмәт дәвалау-профилактика учреждениеләренә, шул исәптән медсанчастька быел 48 яшь белгеч кушылды. Шуларның 15е югары белемле врачлар, урта буынны Әлмәт медицина көллиятен тәмамлаган 33 белгеч тулыландырды. Һәр яшь белгечкә остаз беркетелде, аларның һәммәсе дә диярлек Әлмәттә туып үскәннәр.

Бу көнне Гиппократ анты да, остазларның файдалы сүзләре дә, концерт номерлары да, елмаюлар һәм бүләкләр дә булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International