12 декабрьдә Әлмәттә «Снежность» башлана

2014 елның 9 декабре, сишәмбе
ЧТПЗ төркеменең Әлмәт башкарма комитеты булышлыгы белән оештырылган “Снежность” театраль хәйрия фестивале шәһәр драма театры бинасында 12-14 декабрь көннәрендә үтәчәк.

Быел “Гаҗәеп театр” темасындагы фестивальдә балаларга Чаллы курчак театрының “Кызыл башлык һәм бүре” дигән спектакле, Екатеринбург шәһәреннән килгән Bombolla сабын куыклары шоуы күрсәтеләчәк.

Әлмәттә яшәүче 2500дән артык балага иң кызыклы, әкиятчә игелекле тамашалар карау мөмкинлеге булачак. “Снежность”ка елдагыча “Алнас” заводында эшләүчеләрнең балалары, шефлыкка алынган мәгариф учреждениеләрендә укучылар, аз җиткелекле, тулы булмаган һәм күп балалы гаиләләрдә үсүче балалар чакырыла. Спектакль беткәннән соң һәр яшь театралны ЧТПЗ төркеменнән татлы бүләк көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International