“АГНИның иң яхшы инновацион идеясе” конкурсы булды

2014 елның 9 декабре, сишәмбе
Әлмәт дәүләт нефть институтында “АГНИның иң яхшы инновацион идеясе” конкурсында җиңүчеләрне хөрмәтләү булды. Бүләкләү алдыннан ректор Александр Емекеев сәламләү сүзендә институт студентларының һәм укытучыларының фәнни-инновацион эшчәнлектәге уңышларын билгеләп үтте, бу юнәлештә тагын активрак эшләргә өндәде.

Инженер-программист Р.А.Бандуринның “Вузның электрон укыту-методика комплексы” проекты 2014 елгы иң яхшы проект дип табылды. 2нче дәрәҗәдәге дипломга энергетика һәм автоматика факультеты студенты Р.А.Шакиров белән өлкән укытучы Е.С.Анохинаның “Бораулау установкасының циркуляция системасын модернизацияләү” дигән хезмәте, 3нче дәрәҗә дипломга нефть һәм газ скважиналары бораулау кафедрасы аспиранты Ш.Х.Фәхретдиновның “Осциллятор-турбулизатор куллану юлы белән горизонталь скважиналар бораулау технологиясен яхшырту” дигән проекты лаек булды.

Шулай ук конкурс лауреатларына “Баулюкс”, “Татбурнефть”, «Татнефть-Энергосервис» компанияләренең махсус призлары тапшырылды.

“ТМС групп” компаниясенең җитештерү-техник бүлеге башлыгы Н.М.Хәлиуллин нефть һәм газ скважиналары бораулау кафедрасы доценты С.В.Любимовка («Калибратор-вибратор») бүләк тапшырды.

Нефть компанияләре белгечләре институт студентларының һәм укытучыларының фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә югары бәя бирделәр, фәнни эшләрнең актуаль һәм эчтәлекле булуын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International