Мәҗит Салихов: “Сез – легендар фронтовик!”

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе
Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов Бөек Ватан сугышы ветераны Федотов Николай Афанасьевичны 90 яше тулу белән котлады. “Сез – легендар фронтовик, яшьләр өчен зур үрнәк”, - диде район башлыгы. Ул ветеранга РФ президентыннан һәм үзеннән котлау открыткалары, истәлекле бүләк, чәчәкләр тапшырды.

Николай Афанасьевич Башкортостанда туган. Фронтка пехота училщесын тәмамлаганнан соң эләккән. 95нче гвардия дивизиясендә минометчылар ротасында сугышкан. Беренче тапкыр Орел-Курск дугасындагы сугышта яраланган. Шул ук елның көзендә тагын ике кулы берьюлы яралана. Бу юлы бик озак дәваланырга туры килә, аннары инде тылдагы частька җибәрәләр.

1944 ел ахырында Николай Афанасьевичны Мәскәү инженерлык училищесына укырга озаталар. Сугыштан соң ул ике ел мина кырларын чистартуда катнаша. 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Германияне җиңгән өчен” һәм башка медальләре бар.

1947 елда фронтовик туган авылына әйләнеп кайта. Авылларыннан ерак түгел Октябрьский бистәсендә скважиналарда эшләү өчен артель туплаганнарын ишетеп, шунда эшкә урнаша. Аннары аны Баулыга җибәрәләр, анда бораулау мастеры була, бераздан Әлмәткә күчә.

1964 елда Николай Федотовны Һиндстанга җибәрәләр, анда ул 2 ел дәвамында җирле халыкны безнең илдә чыккан бораулау станогында эшләргә өйрәтә. 1979 елга кадәр сугыш ветераны Әлмәт бораулау эшләре идарәсендә эшли. Нефть эшендәге хезмәт стажы 54 елга җыела.

Николай Афанасьевич 90 яшендә дә балыкка йөри, бакчада казына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International