Райбашкармада планерка

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе
Бүген ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов катнашында үткән иртәнге планеркада үткән атнага йомгак ясалды һәм киләчәккә планнар билгеләнде.

Мәҗит Салихов “Татнефть” ААҖнең Әлмәт районына тренерларга түләү һәм хоккей экипировкасы алу өчен 7020862 сумга сертификат бирүен хәбәр итте. Бүгенге көндә Әлмәтнең 5 спортчысы Россия җыелма командасы белән өйрәнү-тренировка җыенында, алар арасында йөзү буенча Диларә Шәйхатарова һәм грек-рим көрәше буенча 4 спортчы бар.

6-7 декабрьдә Уфада көрәш буенча Россия чемпионаты булды. Анда Әлмәт көрәшчеләре 1нче урын яулады.

Планеркада шулай ук ОДН (гомумйорт хаҗәтләре) мәсьәләсе дә каралды. Анализлардан күренгәнчә, ОДН беренче чиратта квартир хуҗалары үз акчаларын законсыз юллар белән “экономияләргә” тырышучы йортларда барлыкка килә. Намуссыз кешеләр, үзләре уйлаганча, дәүләтнекен түгел, күршеләренекен урлыйлар.

Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты, АЗЖИ, “Әлмәт җылылык челтәрләре”, “Әлмәт-Водоканал” ААҖ , идарә итүче һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар вәкилләреннән торган комиссия суга ОДНнары күп булган йортларны тикшереп йөри. Ноябрь аенда гына 124 торак йортта салкын һәм кайнар су счетчикларының күрсәтүләре, приборларның төзеклеге тикшерелде, 4841 квартир йөреп чыгылды. Нәтиҗәдә 18 квартирда пломба өзелгән булу, 3 квартирда магнит куелу, 15 квартирда счетчикның корпусы тишелү, 210 квартирда расход күрсәтелмәве, 76 квартирда счетчикларның срогы чыккан булу, 5 квартирда приборлардагы саннан кимрәк күрсәтү ачыкланды. Исәпләү приборлары куелмаган 3 квартирда пропискада торган һәм фактта яшәүче кешеләр саны туры килми, бер кеше дә пропискада тормаган һәм исәпләү приборлары булмаган 2 квартирда чынлыкта кешеләр яши.

Кызганыч ки, уттан, судан, газдан башка торырга берәү дә теләми, ә шуның өчен хакын түләмәс өчен хәйлә табучылар байтак. Түләргә теләмәүчеләрне күршеләре дә белеп торсын дип аларга ТКХ хезмәтләренә түләү өчен сары төстәге квитанцияләр бирергә карар чыгарылды.

Планерка ахырында шәһәрне Яңа ел бәйрәменә бизәү мәсьәләсе каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International