Әлмәттә диабетка каршы көрәш көне булды

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе
Балалар поликлиникасы сәламәтлек үзәгендә шикәр диабеты профилактикасына багышланган ачык ишекләр көне үтте. Кечкенә кунаклар өчен монда чын сәламәтлек, игелек, күтәренке күңел бәйрәме булды.

Күңелле программаны башлау алдыннан врач-эндокринолог Гөлнара Шафигуллина балалар белән сәламәт яшәү рәвешенең нәрсә икәнлеге, махсус диета саклау һәм дөрес туклануның ни өчен мөһим булуы турында әңгәмә үткәрде.

16нчы мәктәп укучылары башкаруында музыкаль номерлар белән күңелле кичә башланып китте. Шаян клоун кыз, барлык малайларны һәм кызларны бер зур түгәрәккә җыеп, кызыклы һәм файдалы сәяхәт оештырды. Балалар, күңелле эстафеталарда, конкурсларда катнашып, мәгълүматларын арттырдылар. Бу көнне балаларның берсе дә бүләксез калмады.

Сезнең игътибарга:

Балалар поликлиникасы мөдире Тамара Черемисова Әлмәттә шикәр диабеты белән авыручылар саны нык арта баруын әйтте. Быел гына 15 балага “башлангыч шикәр диабеты” дигән диагноз куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International