- Без сезгә таянабыз. Дөрес, безнең әлегә эшләнмәгән эшләребез дә күп. Кемдер Татарстаннан килеп сездәге тормышны үзгәртә ала, дисәгез, - алга китеш булмаячак. Без - партнерлар: монда беркем дә баш түгел һәм без бердәм булырга тиеш!"
Татарстан Президенты татарларның бердәм булып, алга таба да бергә эшләргә тиешлегенә аеруча да басым ясады. "Сез Татарстан продукциясен башка төбәкләргә тарату юлы гына түгел, сезнең төбәктәге продукция дә Татарстанда кирәкле булырга мөмкин һәм безнең бурыч - сезнең бизнесның чәчәк атуын тәэмин итү. Без Россия Федерациясендәге икенче титуллы милләт булып торабыз. Бүген үзеңне татар дип атау оят түгел.
Татарстанның, татар милләтенең абруе югары. Һәм бу бер дә юктан түгел. Татарстан үзе дә, аннан читтә булган төбәкләрдә, чит илләрдә яшәүче татарлар, үзегезнең мөстәкыйль, тәрбияле булуыгызны исбат итеп торасыз.