Әлмәттә “чыршы браконьерлары”на ау ачыла

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе
ТР урманчылык министрлыгының матбугат үзәгендә 10 декабрьдән башлап Яңа ел бәйрәменә кадәр урман инспекторларының полицейскийлар белән парлап браконьерларны ачыклау рейдлары үткәрәчәген хәбәр итәләр.

Үз белдеге белән чыршы кисүчеләр өчен җитди штрафлар каралган. Рөхсәтсез кисүчегә 4 мең сум штраф түләү өстенә китерелгән зыянны да капларга туры киләчәк. Ә анысы киселгән агачның зурлыгына бәйле.

Мәсәлән, бер бәләкәй чыршы 1,5 мең сумга, чыршы ботагы 100 сумга төшәчәк. Штраф күләме 5 мең сумнан артып киткән очракта җинаять эше дә кузгатыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International