“Нефтяник”ның яңа җиңүе

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе
Әлмәттә “Нефтяник”ның “Ариада”га каршы уенында кунаклар беренче периодта ук ике шайба керткәннәр иде. Аннары хуҗалар бер шайба белән җавапладылар. Әмма кунаклар, сан өстенлегеннән файдаланып, әлмәтлеләрнең тагын бер кат кәефен төшерде. Әлбәттә, хуҗаларга бу бер дә ошамады. Һөҗүмгә ташланып, алар ике шайба кертүгә ирештеләр, уен овертаймга күчте. Җиңүче анда да ачыкланмыды, матчтан соң буллитлар сериясе генә әлмәтлеләргә җиңү китерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International