“Татнефть” ААҖ Эшчеләр хоккей лигасының 4нче чемпионатын тантаналы ачу

2014 елның 7 декабре, якшәмбе
6 декабрьдә “Юбилейный” спорт сараенда “Татнефть” ААҖ Эшчеләр хоккей лигасының 4нче чемпионатын тантаналы ачу булды. Бу ярышларда “Татнефть” профкомының призы өчен компания системасына керүче предприятиеләр, идарәләрнең командалары катнаша. Элекке елларда җиңүчеләр “Татнефть”нең башкарма аппараты, “Җәлилнефть” идарәсе, «Татнефть-энергосервис» ҖЧҖ командалары булды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган быелгы чемпионатта 6 команда катнаша. Чемпионатны ачу көненә алар барысы да “Юбилейный” спорт сараена җыелган иде.

Нефть компаниясенең профком рәисе Гомәр Яруллин, нефть сәнәгатенең атказанган хезмәткәре Рәис Хуҗин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Резеда Заһретдинова һәм “Нефтяник” хоккей клубының генераль директоры Җәмил Насретдинов спортчыларны яңа чемпионат башлану белән котлап, уңышлар теләделәр.

Бәйрәмнең төп бизәге сезонны былтыргы финалчылар матчы белән башлап җибәрү булды. Ул гамәлдәге чемпион «Татнефть-энергосервис» командасының Җәлил хоккейчыларын 5:4 исәбенә җиңүе белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International