ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, республика Премьер-министры сорауларына җавап биреп хәбәр иткәнчә, ел азагына кадәр барлык торак урыннар да рәсмиләштерелеп, ятим балаларга тапшырылачак.
5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча ел башыннан бирле 122 млн. сумлык 37 сертификат бирелгән. 2014 елның 5 декабренә шулардан 37 сертификат та тормышка ашырылган, дип хәбәр итте Ирек Фәйзуллин.
Ул искә төшереп узганча, 2015 елда Татарстан Республикасы бюджетында 5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча 128 млн. 101 мең сум акча каралган.