Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Фәрит Мөхәммәтшин: “Әлмәт театрының үткәне- данлы, бүгенгесе -мактаулы, киләчәге – ышанычлы”
2014 елның 6 декабре, шимбә
Әлмәт татар дәүләт драма театрының 1944 елдан башланган үзенчәлекле тарихы бар. Мәдәният елында әлеге сәнгать учагы оешуга нәкъ менә 70 ел тулу аның иҗтимагый һәм сәяси әһәмиятен тагын да арттыра. Театрның юбилей кысаларындагы чаралары ел дәвамында Әлмәт кенә түгел, Татарстан, Рәсәй тамашачыларына да бик күп онытылмас мизгелләр бүләк итте. 5 декабрь көнне Әлмәт татар дәүләт театры тантаналы шартларында үзенең 70 еллык күркәм юбилеен билгеләп узды. Бәйрәм чараларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары, Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөмәммәдиев, Рәсәй, республиканың бик күп театрларыннан, күрше муниципаль районнардан вәкилләр, театр ветераннары, тәнкыйтьчеләр һәм тамашачылар катнашты.
Театр коллективын халыкка таныткан “Кайту”,” Туган –тумача” һәм башка берничә спектальдән куелган өзекләр тамашачыларны 7 дистә ел артка алып китте. Үз заманында күпләрнең кумиры булган Дамира Кузаева, Зәкия Туишева һәм башка күренекле артистлар башкарган рольләр видеотасмаларда иң кадерле истәлек булып саклана.
Бүгенге бәйрәмгә мин аеруча дулкынланып килдем. Чөнки Әлмәт театры миңа якын һәм кадерле. Үзем биредә эшләгән вакытларда аларның ничек эшләүләрен, яшәүләрен күрә , белә, бергәләп кайнаша идек. Әле менә бүген спектальдән күренешләр карадык. Илдә сугыш барган, ач-ялангач мәлдә әлмәтлеләр киләчәккә карап, аның халкыбызга хезмәт итәренә инанганга күрә театр оештырганнар һәм ялгышмаганнар. Инде менә 70 елдан артык Әлмәт театры милли кыйммәтләребзне, әдәбиятны һәм сәнгатьне саклауга , үстерүгә үзеннән лаеклы өлеш кертә, фидакарь хезмәтләренә бирелгән бәяләре дә искиткеч зур. Әлмәт театрның үткәне - данлы, бүгенгесе-мактаулы, киләчәге – ышанычлы,- дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин үзенең тәбрикләү сүзендә. Дәүләт Советы рәисе Президентыбыз Рөстәм Миннеханов, республика җикәкчелеге исеменнән Әлмәт татар дәүләт театры коллективын 70 еллык юбилее белән тәбрик итеп хөкүмәтебезнең Рәхмәт хатын тапшырды. Тамашачыларның яраткан артистлары Асия Харисова, Гөлнара Вәлиевага Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исемнәр бирелде.
Мәдәният министры коллективның эшчәнлегенә югары бәя биреп Россия театр эшлеклеләре Союзы рәисе Александр Колягин кулы белән имзаланган Рәхмәт хатын тапшырды . “Мин бирегә килеп керү белән кеше йөрәгенең җылысын тоям. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә. Киләчәктә дә тамашачыларны рухландырып, бергә тупланып эшләргә, яңадан-яңа үрләргә күтәрелергә насыйп итсен, “ – диде ул.
Район башлыгы Мәҗит Салихов барлык әлмәтлеләр исеменнән коллективка ихластан тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
-Нефтьчеләр башкаласы үзеннән аз гына олырак булган шушындый театры булу белән чиксез горурлана. Төбәк, республика тарихында тирән эз калдырган әлеге сәнгать учагы бүген дә әлмәтлеләрне яңа эшләргә рухландыра, күңелләребезне сафландыра, -дип басым ясады район башлыгы. Коллектика Рәхмәт хаты һәм 100 мең сумлык сертификат тапшырды.
“Татнефть” ААҖ нең Әлмәт татар дәүләт драма театрына булган кайгыртучан мөнәсәбәте һәрберебезнең күз алдында. Нефтьчеләребез кайнар котлау сүзләре белән ихлас ихтирамнарын белдергәннән соң коллективның хезмәт хакы фондына 1,5 миллион сум һәм сәхнә костюмнары тектерү өчен 500 мең сум бирүләрен әйттеләр.
70 ел дәвамында театр репетуарының алтын фондын тәшкил иткән спектакльләрдән куелган өзекләр белән аралашып барган юбилей кичәсендә республикабызның Камал, Тинчурин, Качалов һәм башка театры вәкилләре генә түгел, Башкортстан , Калмыкия, Дагыстан республикалары , Йошкар- Ола шәһәрләреннән дә кунаклар катнашты һәм чыгыш ясады.
Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник”газетасы
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз