Рөстәм Миңнеханов: Татарстан үзен үзе җитештергән төп продуктлар белән тулысынча тәэмин итә

2014 елның 6 декабре, шимбә
Татарстан җитәкчелеге җирле азык-төлек продуктлары һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрне яклау өчен базар кагыйдәләрен чикләрлек чаралар күрергә җыенмый, әмма ул азык-төлек базарында барлык катнашучылар өчен тигез кагыйдәләр тәэмин итүгә омтылачак. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы предприятиеләре продукциясен эчке һәм тышкы базарларга чыгару турында» Татарстанның экономик советы утырышында хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан үзен үзе җитештергән төп продуктлар белән тулысынча тәэмин итә. Ит белән тәэмин ителеш – 113 процент, сөт белән – 127 процент, йомырка белән – 154 процент, бәрәңге белән – 261 процент. Татарстанда азык-төлек сәнәгатендә 1000ләп предприятие бар, аларның йөкләнеше җитәрлек түгел, ә күбесенең продукциясе сыйфаты буенча көндәшләреннән калыша.

«Без үз базарларыбызны үзебез югалтып барабыз, моңа мисаллар күп китереп булыр иде, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без терлек һәм кош-корт баш исәбе буенча илдә 4 нче урында торабыз, ә ит продукциясе һәм ит җитештерү буенча - 13 нче урында гына». Шулай ук Татарстан сөт савып алу буенча алда бара, ә сөт продукциясе җитештерү буенча 4 нче урында тора. Республикада куертылган сөт җитештерелми диярлек. Көн саен республикадан 500-800 тонна сөт читкә чыгарыла, ә әзер продукция кертелә. Шикәр чөгендере җитештерү буенча Татарстан - 7 нче урында. Республикада 3 шикәр заводы эшли, әмма рафинадланган шикәр җитештерелми”.

«Татарстан башлангыч чимал белән тулысынча тәэмин ителгән, әмма макарон эшләнмәләренең 78 проценты, җиләк-җимеш сокларының, консервланган яшелчәләрнең 90 проценты читтән кертелә, - диде Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, Татарстан чит ил технологияләренә, машиналарына, җайланмаларына, селекция казанышларына бик бәйле. - Без шикәр чөгендере, көнбагыш, кукуруз орлыгының төп өлешен читтән кертәбез», - диде Татарстан Президенты.

Казандагы Агросәнәгать паркы, аның фикеренчә, әйбәт проект, әмма аны үстерергә кирәк. «Ул сәүдә үзәге генә булырга тиеш түгел, ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтүче реаль алым, реаль урын булырга, алар анда үз продукциясен сата алырга тиеш», - диде Р.Миңнеханов. Ул республика продукциясенең федераль сәүдә челтәрләренә аз чыгарылуын әйтеп үтте. Моның өчен, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, продукциянең сыйфатын арттырырга кирәк. Ниһаять, Рөстәм Миңнеханов продукцияне фальсификацияләү белән көрәшне көчәйтергә өндәде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгышында быел агросәнәгать комплексының тулаем төбәк продукты 188 миллиард сумнан да ким булмаячак, бу былтыргыдан 2,8 процентка артыграк, дип белдерде. Республикадан читкә ел саен 20 миллиард сумнан артык күләмдә авыл хуҗалыгы продукциясе чыгарыла. Шул ук вакытта 2013 елда продуктлар буенча ваклап сату күләме 300 миллиард сум тәшкил итте, ягъни Татарстан продуктларына әлеге сумманың яртысы гына туры килде. «Бу бик зур өлеш һәм безгә аны үз продукциябезгә алыштырырга кирәк», - дип белдерде Марат Әхмәтов.

«Продукциянең төп төрләре белән республика тәэмин итсә дә, без шуның хәтле ук читтән кертәбез», - диде министр. Җитештерүне арттыру өчен мөмкинлек бар. Татарстанда эре казылык производстволарының яртысына якыны эшләмичә тора, куертылган сөт җитештерелми, ә бит Татарстанда сөт тә, шикәр дә бар.

Бу эшләнеп бетмәүнең ике сәбәбе бар – агрессив маркетинг сәясәте булмау һәм продукциянең түбән сыйфаты. Шуңа күрә министрлык производство көчен 80 процентка кадәр җиткерү, җитештерүне модернизацияләүнең “юл картасын” булдыру, үз продукциябезне активрак алга этәрү заруриятен күтәрә.

Утырыш барышында берничә агросәнәгать һәм эшкәртү тармагының эре компанияләре җитәкчеләре чыгыш ясады. “Просто молоко” идарәче компания” ҖЧҖ генераль директоры Марат Моратов докладында федераль җитештерүчеләр һәм сәүдә челтәрләре ягыннан намуссыз көндәшлек барлыгы турында әйтте һәм Татарстаннан табигый сөтне читкә чыгаруны чикләргә өндәде: аны республикада эшкәртергә кирәк.

Әмма Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне хупламады. «Мин чикләүләр яклы түгел. Кеше сөт җитештергән һәм сата алган икән – бу болай да әйбәт, - дип саный ТР Президенты. – Без “базарчылар”, тыюлар кертеп без уңышка ирешә алмыйбыз. Без ачык һәм көндәшлеккә сәләтле булырга тиешбез, ләкин базар мөнәсәбәтләрен тыярга ярамый. Бөтенесенә дә тигез, аңлаешлы, ачык кагыйдәләр булырга тиеш».

Федераль сәүдә челтәрләренә альтернатива буларак Рөстәм Миңнеханов якын тирәдә урнашкан кибетләр ачарга, шәһәрләрдә авыл хуҗалыгы продукциясен арттырырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International