ТР мәгариф һәм фән министрлыгының ӘМР буенча аттестацияләү комиссиясенең экспертлар комиссиясе утырышы булды

2014 елның 6 декабре, шимбә
23нче “Менеджер” мәктәбе базасында ТР мәгариф һәм фән министрлыгының ӘМР буенча аттестацияләү комиссиясе экспертлар комиссиясенең йомгаклау утырышы булды. Анда министрлыкның кадрлар сәясәте бүлеге әйдәр консультанты Р.Р.Хафизова, ӘМР мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Л.Г.Крафто, мәгариф һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренең профсоюз оешмалары советлары рәисләре А.Х.Хәйретдинов, Т.М.Каяшева, экспертлар комиссиясе әгъзалары катнашты.

Экспертлар комиссиясе әгъзалары аттестация үтүче 300 педагогның профессиональ эшчәнлегенә экспертиза үткәрү нәтиҗәләре белән таныштырдылар, педагогларның профессирналь дәрәҗәсе шактый югары, әзерлекләре яхшы булуын билгеләп үттеләр. Аларның алга таба эшләве өчен кайбер тәкъдимнәр әйтелде. Утырыш йомгаклары буенча министрлыкка җиткерү өчен тәкъдимнәр әзерләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International