“Рябинушка”ның 40 еллыгы

2014 елның 6 декабре, шимбә
Республика һәм төбәк масштабындагы күп кенә конкурслар һәм фестивальләр лауреаты һәм дипломанты Рус Акташы авыл мәдәният йортының “Рябинушка” халык ансамбле үзенең 40 еллыгын билгеләп үтте. “Халык ансамбле” дигән мактаулы исемне коллектив 2010 елдан бирле йөртә.

Шушы көннәрдә иҗат коллективы авылдашларына һәм бәйрәмгә килгән кукнакларга “Миләшле язлар” дигән концерт күрсәтте. Фойеда ансамбльдә катнашучыларның кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде. “Канительки” балалар ансамбле кунакларны җырлар-биюләр белән каршы алды.

Залда буш урыннар калмаган иде.

Юбилей кичәсендә район башкарма комитеты җитәкчеснең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары А.И.Грушин катнашты. Коллективны юбилее белән дуслары, хезмәттәшләре Филимонов В.И., Гордеев А.В., Денисов Г.И., «Нефтьче» мәдәният сарае директоры Саматов В.В. котлады. «Нефтьче» мәдәният сараеның “Гармония” вокаль ансамбле, Урсалы, Бута авылларыннан килгән җыр коллективлары музыкаль бүләкләрен тәкъдим иттеләр.

Халык фольклор ансамбленә ӘМР советы, башкарма комитетының, мәдәният идарәсенең рәхмәт хатлары тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International