Бу хакта видеоязма бар. Анда Камил хәзрәт конгресс барышында Мәскәүдә Россия ислам академиясе булдыру проекты идеясе игълан ителүе турында әйтә. Әлеге академия территориясендә ил башкаласы мөселманнары өчен мәчет салу да күздә тотыла. Кавказда сәясәтне яктыртучы kavpolit.com когресста шул мәсьәләдә чыгыш ясаган Мәдәният, фән һәм мәгарифкә ярдәм фонды директоры урынбасары Али Полосин сүзләрен китерә, мондый академия булдыруга ихтыяҗ, андый дини учреждение радикаль экстремизмга каршы тору мөмкинлеге бирәчәге турында моннан 2 ел элек үк Махачкалада Төньяк Кавказ дини лидерларының I конгрессында Бөтендөнья мөселман галимнәре берлеге генераль секретаре шәех Али Мөхеддин әл-Карадаги (Катар) әйткән булган.