Россия ислам институты “Коръән – һәр йортка” дигән үзгә акция уздыра

2014 елның 5 декабре, җомга
Россия ислам институты декабрь аенда “Коръән – һәр йортка” дигән гадәти булмаган акция уздыра. РИИ студентлары һәм хәзрәтләр өйгә килеп, азан әйтә, бушлай Коръән укый, шул рәвешле, өйне рухи сафландыра.

Коръән укылган өй бәрәкәтле, тыныч була, моны күпмегә иртәрәк эшләсәң, - шулкадәр яхшы, дип яза әлеге уку йорты сайты.

Хәзерге вакытта 20 дин әһеле шушы игелекле эшкә алынган, аларны чакыртып халыктан дистәдән артык мөрәҗәгать булган. Алар белән элемтәгә керү рәвеше күрсәтелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International