Татарстанда "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты старт ала

2014 елның 5 декабре, җомга
Татарстанда эшмәкәрләр һәм дәүләтнең узара хезмәттәшлеген ныгытуга юнәлдерелгән "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-чык сөйләшү" проекты башлана. Бүген Казан Кремлендә әлеге проектны тормышка ашыру турында тәгаенләп, аны башлап йөрүче - ТР Президенты каршында кулланучылар хокукларын яклау буенча вәкил Тимур Ногманов сөйләде.

Ул хәбәр иткәнчә, яңа проектның форматы - Татарстан эшмәкәрләре һәм бизнесменнарының төрле министрлык һәм ведомство җитәкчеләре белән очрашулар сериясе. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта хакимият белән бизнес арасында кайтма элемтә юк, өстәвенә, эшмәкәрләрнең проблемаларын хәл иткән вакытта формаль якын килү күзәтелә.

"Безнең бурыч - шундый форматта диалог урнаштыру, ул кызыклы булырга һәм нәтиҗә күрсәтергә тиеш", - дип белдерде ул. Омбудсмен сүзләренчә, хәзерге вакытта бизнес белән хакимият арасында элемтә ике ысул белән җайга салына. Беренчесе - ведомствога язма мөрәҗәгать. Ногманов сүзләренчә, мондый ысулның тискәре ягы - мөрәҗәгатьләрне эшкәртү белән башкаручылар шөгыльләнә, шул ук вакытта аларда күтәрелгән мәсьәләләр еш кына аларның вәкаләтләреннән чыга.

Икенче ысул - ведомство җитәкчеләренең шәхси кабул итүе. Әмма ТР Президенты каршындагы вәкил фикеренчә, бөтен эшмәкәрләр дә андый кабул итүләргә йөрми. "Кагыйдә буларак, кабул итү шундый форматта оештырылган ки, кеше теләнче ролендә килә. Ә урта бизнес теләнче ролендә булырга теләми", - дип аңлатты омбудсмен.

Һәр очрашу алдыннан оештыручылар электрон почта һәм call-үзәк аша эшмәкәрләрдән сораулар кабул ителәчәк. Ногманов фикеренчә, сораулар эшмәкәрнең үзенә дә, тулаем тармакка да кагылырга мөмкин.

Очрашулар түгәрәк өстәлләр форматында узачак. Һәр очрашу нәтиҗәләре буенча хакимият органнары җитәкчеләре анык карар яки йөкләмә бирәчәк. Барлык карарлар да проектның тиздән эшләтелеп җибәреләчәк сайтында урнаштырылып барачак. Очрашудан соң күтәрелгән проблемаларның хәл ителү процессын сайтта күзәтеп булачак. Очрашулар айга ике тапкыр оештырылыр дип ниятләнә.

Проект кысаларында беренче очрашу 12 декабрьдә Казанда узачак. Анда Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина катнашачак. Аннары очрашу Чаллыда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев белән булыр дип ниятләнә. Киләсе ел башында Казан мэры Илсур Метшин белән дә очрашу үткәрү каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International