2015 нче елның 1 нче гыйнварыннан балалар бакчасы өчен түләү уртача 280 сумга арта

2014 елның 5 декабре, җомга
Балалар бакчаларына түләү арту баланы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә карап тоту һәм тәрбияләүгә, матди-техник базаны ныгытуга чыгымнарның артуы белән аңлатыла. Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов журналистларга бу мәсьәлә уңаеннан шулай дип ачыклык кертте.

Балалар бакчасы өчен түләү күләме учреждениенең төренә, эш режимына, баланың яшенә карый. Мәсәлән, бүген балалар бакчасында 10,5 сәгатьлек төркемгә йөрүче 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар өчен түләү 2283 сумнан гыйбарәт. 2015 нче елның 1 нче гыйнварыннан ул 280 сумга артып, 2563 сум тәшкил итәчәк.

Министр балалар бакчаларына укыту-методик әсбаплар өләшенүен, шулай ук ТР Президентының мәктәпкәчә мәгариф оешмаларын мультимедиа җиһазлар белән тәэмин итү өчен, 200 млн сум акча бүлеп бирүен әйтеп узды. Ул бүгенге көндә мәктәпкәчә белем бирү системасы алдында яңа бурычлар билгеләнүен ассызыклады, моңа нисбәтле, матди-техник базаны ныгыту зарурияте туа, балаларны карап тотуга чыгымнар арта. Бу алшартлар 2015 нче елда балалар бакчалары өчен түләүнең якынча 12 процентка артуына этәргеч ясаган.

Министр, балалар бакчасында тәрбияләү өчен, бер балага елына 80 мең сум акча сарыф ителүен, айлык чыгымның 7 мең сум тирәсе булуын билгеләп узды.

Энгель Фәттахов барлык компенсацияләрнең дә үз көчендә калуын искәртте. Шунысын билгеләп узарга кирәк: керем күләменә бәйле булмаган моңарчы түләнеп килгән федераль компенсация сакланачак. 2013 нче елның 1 нче сентябреннән аның күләме ата-аналар түләгән акчаның уртача күләменнән чыгып санала. Бу федераль закон таләбе. Элек исә компенсация ата-аналар түләгән акча күләменә карап билгеләнә иде.

Ата-аналар түли торган акчаның уртача күләме ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә билгеләнә. Ул республикада гамәлдә булган балалар бакчаларының 7 категориясенең һәммәсендә түләү суммаларын кушып 7 гә бүлү юлы белән исәпләп чыгарыла. Шул рәвешле, уртача күрсәткеч билгеләнә. Менә шул уртача күрсәткечнең беренче бала өчен 20, икенче бала өчен 50, өченче бала өчен 70 процент өлешен кире кайтару буенча компенсация түләнәчәк. Аңа дәгъва кылу өчен гаиләнең керем күләме мөһим түгел.

Татарстан, федераль компенсациядән тыш, гражданнарның кеременә карап, аерым адреслы компенсация дә түли. Аңа керем күләме җан башына 20 мең сумнан кимрәк булган һәр гаилә дәгъва кыла ала. Керем күләме никадәр азрак булса - компенсациясе күбрәк. Әйтик, гаиләнең керем күләме бер әгъзасына 10 мең сумнан кимрәк булган гаиләгә балалар бакчасында 10,5 сәгатьлек төркемгә йөрүче беренче баласына, “РФ Мәгариф турындагы” Закон нигезендә, 257 сум күләмендә акча кире кайтачак, республика өстәмә компенсациясе 767 сум тәшкил итәчәк. Шул рәвешле, балалар бакчасы өчен ата-ана кесәсеннән чыккан акча 1539 сум булачак.

Күп балалы гаиләләр ата-ана түләргә тиешле сумманың яртысын түли, шулай ук компенсация алу мөмкинлегенә ия. Физик мөмкинлекләре чикле, туберкулез интоксикациясе булган, ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар бакчага бушлай йөри.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International