Балалар бакчасында композиторлар һәм язучылар белән очрашу

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе
3 декабрьдә 65нче “Ивушка” балалар бакчасында Мәдәният елы кысаларында Әлмәт районы язучылары һәм композиторлары Нәфисә Сабирҗанова, Минзифа Әхмәтшина, Эльвира Гыйльфанова белән очрашу булды. Балалар һәм бакча хезмәткәрләре килгән кунакларның шигырьләрен, җырларын татар телендә башкардылар. Минзифа Әхмәтшинаның “Бабай һәм шалкан” әкияте нигезендә эшләнгән инсценировка барысын да шатландырды.

Композитор Э. Гыйльфанова үзенең “Әлмәтем – нурлы гөлбишек” җырын җырлаганда балалар “Чәчәкле бию” башкардылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International