“Яшь буынга әхлак тәрбиясе бирү- заман таләбе”

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе
29 ноябрь көнне Яшьләр үзәгендә ата-аналар конференциясе үтте. Конференциядә Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары Н.М. Хайдарова, Әлмәт районы имам хатибы Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов,Татарстан Республикасы Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Әлмәт муниципаль районы эчке эшләр идарәсенең яшьүсмерләр белән эшләү бүлеге житәкчесе Калимуллин Р. С., бала тудыру йортының гаиләләрне планлаштыру бүлеге җитәкчесе Гуматова Л. Р., Мөслимәләр җәмгыяте вәкилләре, Бөтендөнья татар конгрессы Әлмәт бүлекчәсе , “Ак калфак” хатын кызлар җәмгыяте вәкилләре катнашты. Әти-әниләр Әлмәт муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә әхлак тәрбиясе торышы белән таныштылар, яшь буынны тәрбияләүдә туган сорауларга бергәләп җаваплар эзләделәр. Конференция азагында резолюция кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International