Презентация балаларны сәгатьләрнең төрле төрләре белән таныштыру, аларда техника белән кызыксыну уяту, музей фондындагы предметлар белән таныштыру, төрле яшьтәге төркемнәрне музейга тарту максатында үткәрелде.
Тамаша Феяның тылсымлы рәвештә пәйда булуы һәм балаларны да, олыларны да “Вакыт Феясының тылсымлы замогы”на чакыруы белән башланды. Тамаша барышында балалар кояш сәгатенә, механик сәгатьнең телләренә һәм саннарына әверелделәр, сәгать остасының эше белән таныштылар. Фея һәр балага сәгатьләр һәм вакыт турында афоризмнар язылган бәләкәй “сәгать”ләр бүләк итте.