Әлмәт транспорт идарәсе автобус маршрутларына үзгәрешләр кертә

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе
Пассажирлар ташуның сыйфатын күтәрү максатында Әлмәт транспорт идарәсе 2014 елның 8 декабреннән №№ 4 и 4А автобус маршрутларының хәрәкәт схемасына кайбер үзгәрешләр кертә.

4нче автобус түбәндәге юнәлештә хәрәкәт итәчәк: Техснаб - Базовая - Индустриальная - Фәхретдин - Герцен - Сөләйманова - Советская - Чехов - Белоглазов - Гафиатуллин - Әминов - Ленин - Зарипов - Гафиатуллин – Җәлил – Базовая урамнары - Техснаб.

4 А маршрутындагы автобуслар шул ук урамнардан кире юнәлештә хәрәкәт итә.

Һәр маршрутта да икешәр автобус йөриячәк. Кирәк булган очракта автобуслар саны арттырылырга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефоннар: 312-850, 313-646.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International