Әлмәттә мөхтәсибәтнең йомгаклау-хисап җыелышы булды

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе
Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчеттә Әлмәт мөхтәсибәтенең 2014 ел өчен йомгаклау-хисап җыелышы булды. Анда район башлыгының киңәшчесе Фәрит Миңнебаев һәм ӘМР советының аппарат җитәкчесе Ринат Шәйхатаров, Татарстанның көнчыгыш казыяты мөхтәсипләре, шәһәр һәм район имамнары катнашты.

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов эшләнгән эшләр турында сөйләде. Районда беренче тапкыр “Иң яхшы мәчет” конкурсы үткәрелгән, “Татнефть” ААҖ булышлыгы белән үзәк мәчеттә никахлашу һәм исем кушу бүлмәсе җиһазланган, үзәк мәчет каршында ритуаль хезмәт күрсәтүләр бюросы булдырылган. Шулай ук быел беренче тапкыр Ураза бәйрәмендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен, бүләкләр һәм фытыр сдакасы тапшырып, хәйрия ашы үткәрелгән. Коръән укырга өйрәнүчеләр өчен якшәмбе мәктәбе ачу, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясендә катнашу, Үзәк мәчет каршында күрмәүче мөселманнар өчен курслар ачу һ.б. – эшләнгән эшләр бик күп. Быел Корбан бәйрәме дә иң югары дәрәҗәдә үткәрелгән, балалар өчен шәһәр паркында, инвалидлар өчен “Ассоль” кафесында кичә оештырылган.

Фәһим хәзрәт “Татнефть” ААҖ һәм муниципалитет җитәкчеләренә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте. Ул шулай ук Мәгариф идарәсенә, “Әлмәт таңнары” гәзите редакциясенә, “Ак калфак” җәмәгать оешмасы рәисе Ландыш Зариповага, мөхтәсибәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Наилә Зиятдиновага бергәләп нәтиҗәле эшләгән өчен рәхмәт җиткерде.

Җыелыш ахырында имам-мөхтәсип киләсе елга эш планнары белән таныштырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International