10 декабрьдән Яңа ел бәйрәменә кадәр урман инспекторлары һәм полиция хезмәткәрләре “чыршы браконьерлары”н ачыклау рейдлары үткәрәчәк

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе
Агачларны законсыз кискән өчен санкцияләр шактый каты. Үз белдеге белән агач кисүчегә 4 мең сум штраф түләүдән тыш табигатькә китергән зыянны да капларга кирәк булачак. Ә ул агачларны зурлыгына һәм санына карап берничә мең сумга җитәргә мөмкин. Мәсәлән, бер бәләкәйрәк кенә чыршы кисүдән зыян 1,5 мең сум тәшкил итә, ә бер ылыслы ботак өчен штраф өстенә тагын 100 сумнан артыграк түләргә кирәк булачак. Китерелгән зыян 5 мең сумнан артып киткәндә җинаять эше кузгатыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International