Яңа елны бурычларны түләп каршылыйк!

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе
2014 елның 1 декабренә халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 315 000 000 сум тәшкил итә.

Җылыту өчен бурычлар 140 602 000 сум, су өчен – 133 000 000 сум, электр энергиясе өчен 34 044 894 сум, торак хезмәтләре өчен – 61 312 217 сум.

Беркемнең дә утсыз, сусыз, канализациясез һ.б. торасы килми, ә менә хезмәт күрсәткән өчен түләмәүчеләр дә бик күп.

Түләргә теләмәүчеләрне күршеләре дә белеп торсын өчен аларга ТКХ хезмәтләренә түләү өчен кызыл төстәге квитанцияләр бирергә кара чыгарылды.

Хөрмәтле әлмәтлеләр! Коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты алар өчен вакытында түләп баруга бәйле икәнен онытмагыз. ТКХ өчен бурычларыгызны түләп бетереп, Яңа елны тыныч күңел белән каршылагыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International