Район башлыгы Бөек Ватан сугышы ветеранын юбилее белән котлады

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе
Бөек Ватан сугышы ветераны Титанов Александр Тимофеевичка 90 яшь тулды.

Ветеранны юбилее белән район башлыгы Мәҗит Салихов үзе котлады. Ул ветеранга РФ президентының, район башлыгының котлау открыткаларын, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.

Александр Тимофеевич Яңа Чишмә районының Екатериновка авылында туган. Хезмәт эшчәнлеген колхозда башлаган, трактор паркында бригадир булган.

1942 елда ул сугышка алына. 1нче Белоруссия фронтында танкист була, аңа АКШта эшләнгән «Шерман-М4А2» танкында механик-йөртүче булырга да туры килә. 1943 елда Александр Титанов снаряд ярчыгы тиеп яралана. Госпитальдә ятып чыкканнан соң кабат сугышка керә. Җиңү көнен Германиядә каршылый, аннан соң Япониягә каршы сугышта да катнаша. Туган авылына 1947 елда әйләнеп кайта, колхозда эшли. Ватан сугышы ордены, 3нче дәрәҗә Дан ордены, медальләре бар.

Александр Тимофеевич 1958 елда Әлмәткә күчеп килә, асфальт-бетон заводында пенсиягә чыкканчы эшли.

Александр Титановның 4 баласы, 4 оныгы, 3 оныкчыгы бар. Бүгенге көндә үзе генә гомер итә. 90 яше тулса да ул әле бирешми, умарталар тота. Озак яшәвенең серен сәламәт яшәү рәвешеннән күрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International